Аграр көллиятнең 137 укучысы дипломлы булды
Хәбәрләр

Аграр көллиятнең 137 укучысы дипломлы булды

Сарман аграр көллиятен быел 137 укучы тәмамлады. Аларга үзләштергән һөнәрләре буенча белгечлек дипломы тапшырылды.

- Сезнең кулларда мөстәкыйль тормышка юллама, алган белемнәрегезнең файдасын күрегез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, - диде, тантананы ачып көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов
Чарада катнашкан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова, әти-әниләр, мөгаллимнәр дә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Укучылар белем hәм тәрбия биргән остазларына рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Бәйрәм дәртле җырлар белән бизәлде.

 


Нет комментариев