САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Аҗаган” Ләшәү Тамак мәктәбе уенчылары өчен җиңүләргә бай булды

.

 

Февраль ахырында ел саен Ватанны саклаучылар көненә һәм ГТО нормалары үтәүгә багышлап Ләшәү Тамак мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-спорт уены үткәрелә. Быел да малайлар белән кызлар бик теләп катнашты бу чарада.

"Аҗаган”да ике команда катнашты, алар спорт ярышлары, викториналар, төрле күнекмәләрне тикшерүне үтәргә тиеш иде.

Биредә үзең өчен генә түгел, ә иң беренче чиратта, команда өчен чыгыш ясыйсың. Әлбәттә, һәр ярышта җиңү теләге бар, югыйсә, кызыгы булмый. Мондый чараларда алган күнекмәләр киләчәктә, бигрәк тә армиядә хезмәт иткәндә кирәк булачак.

Ярышлар балаларны хәрби хезмәт нигезләре белән таныштыра, ватанга тугрылык, хәрби хезмәттәшлек-дуслык һәм җаваплылык тойгысы тәрбияләргә, сәламәт тормыш рәвешенә күнегергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев