Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Иминлек

Сарманда “Буыннар старты” үткәрелде

Бүген районның ДОСААФ оешмасы базасында “Буыннар старты” район бәйгесе узды. Ул “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе бүлекчәсе, ЮХИДИ, мәгариф бүлекләре белән берлектә үткәрелде.

Анда өч гаилә – Сарманнан Сәетшиннар-Кузьминнар, Әхмәдуллиннар-Андриановлар, Кәүҗияктән Гәрәевлар ярыштылар. Өч буын - бабай (әби), әти-әни, бала катнашында узган бәйге теоретик сорауларга җавап бирүдән башланды. Аннан бәйгене оештыручылар һәм катнашучылар Даулы болын территориясендәге полигонда транспорт йөртү осталыкларын күрсәттеләр. Балалар велосипедта йөрсәләр, олылар машинада төрле маневрлар аша үттеләр. Нәтиҗәдә Әхмәдуллиннар-Андриановлар гаиләсе җиңүче дип танылды. Алар район данын зонада яклаячаклар. Икенче урынны Сәетшиннар-Кузьминнар алдылар. Гәрәевлар өченче булдылар. Командаларны район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Радик Сәлимов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, ДОСААФ рәисе Илдус Мәүләвиев, мәгариф бүлеге методисты Гөләндәм Хәлиуллина тәбрикләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев