Районда тизлек режимын бозучылар күп
12-14 майда кичке якта ЮХИДИ тарафыннан профилактик рейдлар үткәрелде. Барлыгы 19 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 8-14 май көннәрендә Юл иминлегенең дүртенче Глобаль атналыгы барды. Быел аның максаты тизлек режимын бозучыларны кисәтү иде. Рейдлар барышында ЮХИДИ инспекторлары участок инспекторлары ярдәме белән 21 тизлекне арттыру очрагын ачыкладылар. Шулай ук куркынычсызлык каешларын кулланмаучыларның...
12-14 майда кичке якта ЮХИДИ тарафыннан профилактик рейдлар үткәрелде. Барлыгы 19 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 8-14 май көннәрендә Юл иминлегенең дүртенче Глобаль атналыгы барды. Быел аның максаты тизлек режимын бозучыларны кисәтү иде. Рейдлар барышында ЮХИДИ инспекторлары участок инспекторлары ярдәме белән 21 тизлекне арттыру очрагын ачыкладылар. Шулай ук куркынычсызлык каешларын кулланмаучыларның саны да күп. Андыйлар 7 булды, 1 - транспорт салонында балалар йөртү тәртибен бозучы, 1 - каршы як хәрәкәт полосасына чыгучыга административ беркетмәләр төзелде. 15 майдан юлларда балалар иминлеген тәэмин итү буенча «Игътибар - балалар!» айлыгы башланды. Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны да игътибарлык булырга чакырабыз.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев