САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда 15 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды

«Тоннель» нәтиҗәләре.

 

28 сентябрьдә иртәнге 05.00 сәг. – 06.00 сәг. кадәр вакыт эчендә Әлмәт-Сарман юлының 35 нче, 48 нче км. да «Тоннель» профилактик чарасы уздырылды. Аның максаты спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау иде. Профилактик чара барышында барлыгы 31 транспорт чарасы туктатып тикшерелде, 15 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Аларның 3 – куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 3 укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүче, 4 – иминият страховкасыннан башка йөрүче һәм 1 вакытында ЮХИДИ штрафларын түләмәүче иде. Кагыйдә бозучыларның барысына да административ беркетмәләр төзелде.

Алдагы төндә ЮХИДИ инспекторы тарафыннан Сарманда исерек килеш автотранспорт белән йөрүче тоткарланды.

 

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев