САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда исерек машина йөртүчене җаваплылыкка тарттылар

Саннардан күренгәнчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар арасында иң күбе – руль артына алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә утыручылар. Узган ел, мәсәлән, транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, 37 машина йөртүчегә Сарман районы буенча 2 нче суд участогында суд каршында җавап бирергә туры килгән.

Күргәнегезчә, руль артына алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә утырган өчен закон каршындагы җаваплылыкның шактый каты булуына карамастан, мондый төр хокук бозулар һаман булгалап тора. Шушы көннәрдә Сарман суд районы буенча 2 нче суд участогында каралган чираттагы эш – моның ачык мисалы.

...Узган елның декабрь аенда Җәлил поселогы урамнарының берсендә кичке сәгатьләрдә торак йорт янында җиңел машина белән исерек хәлдә идарә итүче Т. тоткарлана. Суд утырышында ул үз гаебен тулысынча таный, кылган гамәлләре өчен үкенә, җәзаның мөмкин кадәр йомшаграгын бирүләрен сорый. Ләкин, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә, мондый гамәл өчен, әгәр анда җинаять җаваплылыгына тартырдай гамәлләр булмаса, административ җаваплылык каралган, ягъни – 30 мең сум күләмендә штраф салу һәм 1,6-2 елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү. Кодекста каралганча, машина йөртүчедә исереклек билгеләре күренә икән, юл хәрәкәте сагында торучылар аны исереклеккә тикшерергә хокуклылар. Машина йөртүчедә түбәндәге билгеләрнең берсе генә булса да, аны исерек дип санарга нигез була: авызыннан алкоголь исе килеп торса, аягында чайкалып басып торса, сөйләме бозылса, бит тиресенең төсе үзгәрсә. Машина йөртүче юл хәрәкәте сагында торучылар таләбе белән алкотестерга өрергә һәм исереклеккә медицина тикшерүе үтәргә бурычлы. Тикшерү актыннан күренгәнчә, Т.ның да авызыннан исерткеч эчемлек исе килеп торган, басып торышында, сөйләмендә, бит тиресенең төсендә исереклек чалымнары күзәтелгән. Өстәвенә ул урында исереклеккә тикшерүдән, ягъни алкотестерга өрүдән баш тарткан. Шуннан соң ул медицина тикшерүенә җибәрелгән. Тикшерү вакытында аның исереклеге расланган.

Әлбәттә, Т. исерек хәлдә руль артына утырган вакытта үз гамәлләренең законга туры килмәвен дә, нәтиҗәсе начар булу ихтималын да аңлаган, ләкин битарафлык күрсәткән. Тик шул ук вакытта аның законны белмәү ихтималын да истән чыгарырга ярамый. Ләкин, кызганычка каршы, боларның берсе дә кешене җаваплылыктан азат итми. Өстәвенә соңгы хокук бозган вакытка ул, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган. Монысы исә аның җаваплылыгын авырайта торган хәл булып тора. Шулай итеп, моны һәм җәзаны йомшарткыч факторлар - чын күңелдән үкенүен, гаебен тануын искә алып, суд аңа 30 мең сум күләмендә штраф салу һәм 1,6 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре машина йөртүчегә транспорт белән исерек хәлдә идарә итүне тыялар, чөнки исерек хәлдә кешенең игътибары кими, реакция вакыты арта, хәрәкәт координациясе бозыла.

– Терсәк якын, тик тешләп булмый. Ә бит транспорт бүгенге көндә күпләр өчен – зиннәтлелек билгесе түгел, тормышны алып бару, яшәү чыганагы. Моны һәр машина йөртүче исендә тотсын һәм үзенә дә, якыннарына да борчухәсрәт китермәсен иде, - ди бу уңайдан Сарман суд районы буенча 2 нче суд участогы судьясы Илнур Юнысов.

СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ?

Исерек хәлдә кабат руль артына утырган өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган. Бу очракта машина йөртүчегә штраф 200 мең сумнан башлап салынырга, ул яшәгән урынында яки аннан читтә мәҗбүри эшкә җәлеп ителергә, ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Иректән мәхрүм ителүнең максималь срогы – 6 ел.

Исерек хәлдә руль артына утыру белән бәйле кагыйдә бозулар өчен 50 процент ташлама каралмаган. Штраф салалар икән, тулысынча түләргә туры киләчәк.

Рульне исерек кешегә биргән өчен дә штраф салу һәм 1,6-2 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

1 марттан ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә алкотестердагы клеймоны күрсәтми һәм тикшерү турында таныклык бирми башладылар. Приборның төзеклеге турындагы мәгълүматлар белән танышу өчен, машина йөртүчегә смартфон аша интернетка керергә һәм алкотестерның сериясен һәм номерын кертергә кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев