Иминлек

Чистай районындагы авариядә «Лада» йөртүчесе һәм 3 айлык бала һәлак булган

Чистай районында ике «Лада» автомобиле бәрелешү аркасында трагедия булган: машина йөртүчесе һәм өч айлык сабыйның тормышы өзелгән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, «Лада Калина» автомобиленең 52 яшьлек йөртүчесе салонда ике пассажир — өч айлык бала һәм аның әнисен алып барган. Юлда барганда хатын-кыз, сабыен ашатырга теләп, аны балалар креслосыннан кулына алган. Нәкъ шушы мизгелдә «Калина» каршы як полосага чыккан һәм «Лада Веста» белән бәрелешкән.

Көчле бәрүдән «Калина»ның йөртүчесе һәм нәни бала урында ук җан биргән. «Веста» йөртүчесе төрле җәрәхәтләр алган.

Хәзерге вакытта вакыйга урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.


Нет комментариев