14 яшьлек улына мотоцикл алып биргән ананы хөкем иттеләр
Иминлек

14 яшьлек улына мотоцикл алып биргән ананы хөкем иттеләр

Татарстанда балигъ булмаган улы юл-транспорт һәлакәтендә яраланган 41 яшьлек Норлат кешесенә хөкем карары чыгардылар.

«Татар-информ» МА Россия ТР буенча Тикшерү комитетының идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, хатын-кыз 14 яшьлек улына, аның машина йөртү таныклыгы булмаганын, ә яше руль артына утырырга рөхсәт итмәгәнен белә торып, мотоцикл сатып алган.
2025 елның июлендә бу сәяхәт юл-транспорт һәлакәте белән тәмамлана, анда малай уртача авырлыктагы җәрәхәтләр ала. Суд ананы баланың тормышы өчен куркыныч тудырган гамәлләргә тартуда гаепле дип тапты һәм аңа штраф билгеләде.


Нет комментариев