САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Хуш килдең, Рамазан

Рамазан ае — күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга сөенеч вә зур бер форсаттыр.

Кайбер кешеләрнең, рамазан сүзен ишеткәч, күңелләрендә шатлык хисләре урынына ниндидер борчу кичерешләре пәйда була. «Рамазан? Әә, бу айда ашарга да ярамый, кунакка да йөрешеп булмый. Күңел ачулар да бетә» һ.б...

Аллаһ Тәгаләнең кунагын, көтмәгәндә оешмага башкаладан килеп төшкән явыз ревизор кебек кабул итәргә ярамый, чөнки Аллаһ Тәгалә Рамазанны безне нәрсәдәндер мәхрум итәр өчен түгел, киресенчә, бәндәләре бу изге айда руза тотып, күбрәк изге гамәлләр кылып, гөнаһлардан тагын да ныграк сакланып, иманнарын, тәкъвалыкларын арттырып, Аллаһның рәхмәтенә вә Аның Җәннәтенә ирешсеннәр дип бирә.
Иман ияләре ул кунакны һәрбер шәһәр һәм авылда, һәр мәчет-мәхәлләдә, һәр өйдә, гаиләдә һәм һәрбер йөрәктә яратып, хөрмәтләп каршылыйлар, ай буе Раббылары биргән бәрәкәтендә йөзәләр. Барча гыйбадәтләрен Раббыларына юнәлтеп, бу айда аермача изгелекләрен арттыралар, тәүбәләр кылып, гөнаһлардан арыналар, ел дәверендә тузып, таушалып беткән иман «күлмәкләрен» Аллаһның рәхмәте белән яңарталар.
Изге Рамазан аенда Аллаһ Тәгалә безгә гөнаһ-хаталардан пакълану, күңелләребезне сафлау, Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен күп мөмкинлекләр бирә. Рамазан аеның өстенлекләрен белгән кеше бу айда дөньясы һәм ахирәте өчен бик күп файдалар алырга мөмкин.

Әбү Муса Сәйфеддин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев