САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

“Шәфкать”тә ял иттек

Декабрь аенда район авыллары имамнары "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял иттеләр. Биредә моннан берничә ел элек тә ял иткән идек. Бу юлы андагы үзгәрешләрне күреп, чын күңелдән гаҗәпләндек. Үзәк зурайтылган, дәвалану өчен төрле җиһазлар, физкабинет һәм башкалар бар. Бирегә ерак районнардан да ял итәргә киләләр икән. Безне дә...

Декабрь аенда район авыллары имамнары "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял иттеләр. Биредә моннан берничә ел элек тә ял иткән идек. Бу юлы андагы үзгәрешләрне күреп, чын күңелдән гаҗәпләндек. Үзәк зурайтылган, дәвалану өчен төрле җиһазлар, физкабинет һәм башкалар бар.
Бирегә ерак районнардан да ял итәргә киләләр икән. Безне дә бик яхшы каршы алдылар. Үзәк директоры Хәмзә Фарукшинга, табиблар Раушания Ночевкина, Розалия Гареевага, өлкән шәфкать туташы Эльмира Габдуллинага, үлән чәйләре, кислород коктейле ясаучы Резедә Мәгъсумовага, парафин салучы Хәмдия Лотфуллина, Гөлнара Якупова, ванна ясаучы Гөлшат Әхмәдуллина, массажчы кызлар Резедә Сәфәргалина, Чулпан Кәримова, физкабинетта хезмәт куючылар Гүзәл Гайнуллина, Миләүшә Сөләйманова, пешекчеләр, чисталыкны саклаучыларга, "Шәфкать" коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Районда шундый үзәк булуда башлыгыбыз Нәфис Касыймовның өлеше зур. Гомумән, ул килгәч, Сарман үзгәрде: матурланды, уңайлыланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев