САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сәхәрнең мөһимлеге һәм өстенлекләре

Һәрбер мөселманга, уразага керү нияте белән, һәр төннең өченче өлешендә сәхәр дә ашарга кирәк.

 Расүлүллаһның мондый сүзләре китерелә: «Таң алдыннан ашагыз, чөнки сәхәрдә бәрәкәт бар». Сәхәр ашауның өстенлекләренә килгәндә, Аллаһның илчесе: «Дөреслектә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре сәхәр ашаучыларны сәламлиләр», — дигән.
Сәхәр — ул мөселманнарның уразасының насараларның һәм яһүдләрнең уразаларыннан аеру билгесе. Аллаһның илчесенең сүзләре хәбәр ителгәнчә: «Дө-реслектә, безнең ураза белән Китап әһелләре уразасының аермасы — сәхәр».
Сәхәрнең мөһимлеге хакында бик күп сахих хәдисләрдә әйтелә. Ибне Гамр, Әбу Сәгыйд һәм Әнәс-тән Пәйгамбәребезнең мондый сүзләре тапшырыла: «Бер йотым су белән булса да, сәхәр кылыгыз».
Шулай ук, Пәйгамбәребез с. г. в.: «Дөреслектә, сәхәрдә бәрәкәт, шу-ның өчен аны калдырмагыз», — дигән.
Шулай ук, Аллаһның илчесе болай дигән: «Иман әһеленең иң яхшы сәхәре — финиклар».

Сәхәр ашау кирәк, ләкин мәҗбүри түгел
Сәхәрнең мөһимлегенә һәм өстенлекләренә карамастан, ул мәҗбүри түгел. Әгәр дә кеше уразага керер алдыннан нәфел ураза булсынмы, фарыз ураза булсынмы, йоклап калып сәхәр ашамаган булса — бу берничек тә аның уразасына тискәре йогынты ясамый һәм аны бозмый. Кеше: «Сәхәр ашамадым» дип кенә уразасын да бозмый, уразага да керми калмый.
Сорау: «Сәхәрсез (иртәнге ашаусыз) уразага керергә ярыймы?»
Җавап: «Ураза тотучыга таң атканчы иртән (сәхәр) ашарга кирәк, чөнки бу вакытта ашаган ризык ураза тотучыга көн дәверендә ярдәм итеп тора. Моннан тыш, Пәйгамбәребез с. г. в. кешеләрне сәхәр ашарга өндәде, сәхәрдә бәрәкәт булганын аңлатты. Ләкин, кеше сәхәр ашамыйча ураза тоткан булса, аның уразасы дөрес була».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев