Сарманда Ураза гаете бәйрәме үтте
Гает бәйрәме мөбарәк булсын! Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Бүген бөтен мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итә. Гает - Аллаһыны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, бар нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Гает намазын укырга район үзәгенең ике мәчетенә дә халык бик күп килгән иде: ир-атлар, хатын-кызлар белән бергә төрле яшьтәге балаларның күп...
Гает бәйрәме мөбарәк булсын!
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Бүген бөтен мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итә. Гает - Аллаһыны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, бар нигъмәтләр өчен шөкер итү көне.
Гает намазын укырга район үзәгенең ике мәчетенә дә халык бик күп килгән иде: ир-атлар, хатын-кызлар белән бергә төрле яшьтәге балаларның күп булуы бигрәк тә сөендерә. Аллаһының биргәненә шөкер. Иман нуры һаман киңрәк тарала бара. Мәчетләр исә кешеләрне шатланып, шарлар белән бизәнеп каршы алдылар.
Гает намазы алдыннан Коръән сүрәләре тыңладык. Аннан Сәид хәзрәт бәйрәмне башлады:
- Раббыбыз Аллаһның безгә биргән җәй айлары, сәламәтлекләр алып килеп, безне иркәли. Соңгы елларда ураза һава температурасы иң югары күтәрелгән айларга туры килә. Әлхәмдүлилләһи шөкер, быел да Аллаһы каршындагы бурычларыбызны үтәргә бернинди киртәләр дә комачауламады. Татарстан мөселманнары бәйрәмне шатланып каршы алалар, - диде ул. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да җыелган халыкны мөбарәк Ураза гаете белән котлады.
- Тоткан уразаларыбыз, кылган изгелекләребез кабул булсын. Рамазан ае буе мәчетләребез ишекләре һәркемгә дә ачык булды. Алга таба да игелекле гамәлләрне күбрәк кылырга, алдагы гаетләрне дә бергә сау-сәламәт каршыларга насыйп булсын. Ураза гаете һәр йортка, гаиләгә бәхет, шатлык, иминлек, муллык, тынычлык алып килсен, - диде ул.
- Узган елдан башлап, мәчеткә йөрүче егетләр Сарманның Җәлил урамын тәртипкә китерү, чистарту эшләре алып баралар. Быел тагын Ленин урамының бер өлешендә дә мондый матур эшләр башкарылды. Мондый гамәлләр дәвамлы булсын, - дип, ул Сәид хәзрәткә район хакимиятенең Мактау кәгазен тапшырды.
- Районыбыз үсешенә һәрберебезгә үз өлешен кертергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде,- диде хәзрәт, рәхмәт белдереп.
Аннан соң барыбыз бергә гает намазын укыдык. Аллаһка шөкер. Җәмәгать белән бергә догалар кылдык. Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә кабул кылсын. Амин. Намаздан соң хәзрәт үтемле итеп вәгазь сөйләде.
Аннары бар халык урамда пешкән бәйрәм коймагыннан һәм самавыр чәеннән авыз итте. Балаларга поп-корн да бар иде. Әле бәйрәм көне буе дәвам итәчәк.
Өйлә намазыннан соң сабантуй мәйданында төрле уеннар, ярышлар оештырылачак, пылау пешереләчәк. Гаиләләр, балалар белән бәйрәмгә рәхим итегез!
Гает бәйрәме турында тулырак материал газетаның чираттагы санында дөнья күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев