САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарман районы мәчетләрендә Корбан гаете узды

Мәгълүм булганча, 15 нче октябрь, һиҗри календарь буенча 10 нчы зөл-хиҗҗә ае - Корбан гаете көне булды. Бөтен мөселман халкында, шулай ук безнең районыбызда да мәчетләрдә гает намазлары укылды, тәкбирләр әйтелде, корбаннар чалынды, туган-тумачаларга, күршеләргә, мохтаҗларга корбан күчтәнәчләре бирелде. Күп авыл мәчетләрендә, гадәттәгечә, гает намазыннан соң коймак белән чәй эчү...

Мәгълүм булганча, 15 нче октябрь, һиҗри календарь буенча 10 нчы зөл-хиҗҗә ае - Корбан гаете көне булды. Бөтен мөселман халкында, шулай ук безнең районыбызда да мәчетләрдә гает намазлары укылды, тәкбирләр әйтелде, корбаннар чалынды, туган-тумачаларга, күршеләргә, мохтаҗларга корбан күчтәнәчләре бирелде. Күп авыл мәчетләрендә, гадәттәгечә, гает намазыннан соң коймак белән чәй эчү оештырылды. Сарман "Җәмигъ" мәчетендә исә икенде намазыннан соң, мәчет алдында корбан ите белән пешерелгән пылау ашау булды. Аны теләге булган һәр кеше авыз итә алды. Ә мәчет эчендә әбиләр, әниләр, апалар өчен корбан бәйрәменә багышланган балалар чыгышы, төрле уеннар һәм чәй эчү оештырылды. Корбан гаетенең икенче көнендә, "Тәүфыйк" мәчетендә мәктәптә укучы балалар өчен, шулай ук, корбан ите белән пылау, табын әзерләнде. Башта вәгазь сөйләнде, аннары төрле кызыклы дөньяви, дини сораулар бирелеп, дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр бирелде, соңыннан бергәләшеп табын артында утыру булды. Менә шулай, бик тә кызыклы үтте бәйрәм көннәре. Аллаһү Тәгалә барчаларыбызның да кылган изгелекләребезне, корбанлыкларыбызны кабуллардан кылса иде, һәм Җир өстендә тынычлык булып, башка төрле кан коелмаса иде.

Динар хәзрәт Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев