САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Мөселманнар өчен тырнак кисү тәртибе

«Тухфатүль әбрар» китабында шулай язылган: «Тырнак болай алына: уң кулының имән бармактан башлап чәнчә бармаккача, аннары сул кулы чәнчә бармактан баш бармакка хәтле. Ахырдан уң кул баш бармагы тырнагы киселә. Аяк тырнаклары уң аякның кечкенә бармагыннан башлап сул аягының кечкенә бармагында тәмамлана». 

«Шәрхи әврад»та шулай диелгән: «Тырнакны көндез дә, төнлә дә алырга була, чөнки хәерле эшне кичектереп булмый. Әгәр тырнак үскән булса, җомганы көтәргә кирәк түгел. Алынган тырнакны күмү яхшырактыр. Чәчне, тырнакны җөнүб вакытта алу мәкруһтыр. Кендек асты төкләрне тартып алу мәкруһтыр. Култык астындагын кыру да ярыйдыр». 

– Дүшәмбе көн тырнак кисәр булса, ул кешедән диваналык китәр, сихәт табар. 

– Сишәмбе көн тырнак кисәр булса, ул кешенең саулыгы китәр, чир килер. 

– Чәршәмбе көн тырнак кисәр булса, ул кешедән шайтан вәсвәсәсе китәр, куркыныч килер. 

– Пәнҗешәмбе көн тырнак кисәр булса, Ходай каршында бурычлы булыр. 

Реклама

– Җомга көн тырнак кисәр булса, ул кешенең языклары китәр, рәхмәткә ирешер. 

– Шимбә көн тырнак кисәр булса, ул кешенең зәхмәте китәр, сихәт табар. 

– Якшәмбе көн тырнак кисәр булса, ул кешедән байлык китәр, дәрвишлек килер.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев