САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Фитыр садакасын – ризыклата

Фитыр садакасын бар кеше дә бирергә тиешме? Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһның сәләме вә рәхмәте булсын) әйтте: Аллаһның илчесе фитыр садакасын һәрбер ир-ат, хатын-кыз, гомумән, өлкән һәм кече яшьтәге барча мөселманнарга фарыз кылды. Гаилә башлыгы үзе һәм гаиләсендә булган барча балалары, хатыны өчен бирергә тиешле. Әгәр балалары үсеп, акча эшли башлаган яки...

Фитыр садакасын бар кеше дә бирергә тиешме?
Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһның сәләме вә рәхмәте булсын) әйтте: Аллаһның илчесе фитыр садакасын һәрбер ир-ат, хатын-кыз, гомумән, өлкән һәм кече яшьтәге барча мөселманнарга фарыз кылды. Гаилә башлыгы үзе һәм гаиләсендә булган барча балалары, хатыны өчен бирергә тиешле. Әгәр балалары үсеп, акча эшли башлаган яки аерым яши икән, фитыр сәдакасын алар үзләре өчен үзләре бирә. Садаканы гает намазына чыкканчы бирү шарт (19 нчы августка хәтле).
Фитыр садакасы кемнәргә бирелә соң?
Зәкят кемнәргә бирелсә, фитыр садакасы да шуларга, ягъни мескен һәм фәкыйрьләргә бирелә.
Фитыр садакасының бирелү вакыты турында.
Фитыр садакасын гаеткә бер, ике көн кала бирергә мөмкин. Тик гает намазыннан да кичектерергә ярамый. Ибн Габбәстән килә: «Аллаһның илчесе фитыр садакасын ураза тотучыга ялган һәм башка төр яман сүзләрдән чистарыну буларак, мескеннәрне ашату итеп фарыз кылды. Кем аны гает намазына кадәр бирә, ул кабул була. Кем гаеттән соңга калдыра, ул аның гади садакалардан китә». Әбү Дәүд, Ибн Мәҗәһ.
Фитыр садакасының күләме турында.
Фитыр садакасының күләме гамәлдәге азык-төлек бәясеннән чыгып, бер «саг» микъдарында бирелә. Мәсәлән: дөге, он, карабодай, борчак, тары, шикәр, йөзем һ.б. «Саг» ул - билгеле бер күләмле савыт. Бер «саг» олы куллы кешенең дүрт куш учына тора. Бу, чама белән, 2,4 килограмм яки өч литр була.
Фитыр садакасын акчалата бирергә ярыймы?
Бу Әбү Хәнифә мәзһәбендә рөхсәт ителә. Шуннан чыгып, Татарстан мөфтияте акчалата фитыр күләмен 50 сумнан алып 300 сумга кадәр билгеләде, ягъни һәр кеше, үз мөмкинлегеннән чыгып, 50 сумнан яки аннан күбрәк күләмдә бирә ала. Фитыр садакасын ризыклата бирү хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев