Дингә ышанучылар озаграк яши
Галимнәр дингә ышанучыларның атеистларга караганда 3-4 елга озаграк яшәвен ачыклаган.
Галимнәр фикеренчә, кеше биологик рәвештә дин тотуга яраклашкан. Дин һәрвакыт кешеләргә берләшергә ярдәм иткән. Даими рәвештә мәчет һәм чиркәүгә йөрүче хатын-кызларда иртә үлем хәвефенең кимүе ачыкланган.
Хатын-кызлар һәм гаиләле ирләрнең буйдакларга карганда озаграк яшәве дә билгеле. Ә дингә ышанучы кешеләр дин тотмаучыларга караганда сәламәт тормыш рәвешенә күбрәк өстенлек бирә. Ураза тотып, организмны ял иттерү, чистарту да уңай нәтиҗәләргә китерә.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев