САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Җаны фәкыйрь кешегә байлыгы да рәхәтлек китермәс

Дин гыйлеме - иң зур байлык. Сентябрь башы - яңа көчләр белән гыйлем алуга ныклап керешә торган вакыт. Кечесеннән алып өлкәненә хәтле - барысы да төрле өлкәләрдә белемнәрен арттырырга тырыша. Ләкин, кызганычка каршы, хәзерге заман кешесе дөньяви белемне беренче урынга куя, ә рухи үсешне әһәмиятсез калдыра. Дөньяви белем алуының да...

Дин гыйлеме - иң зур байлык.

Сентябрь башы - яңа көчләр белән гыйлем алуга ныклап керешә торган вакыт. Кечесеннән алып өлкәненә хәтле - барысы да төрле өлкәләрдә белемнәрен арттырырга тырыша.

Ләкин, кызганычка каршы, хәзерге заман кешесе дөньяви белемне беренче урынга куя, ә рухи үсешне әһәмиятсез калдыра. Дөньяви белем алуының да төп максаты - матди байлыкка ирешү. Кеше мәктәп, югары уку йортларын тәмамлап, дипломлы булып үзен тәэмин итеп бетергәч бәхет табармын дип уйлый.

Кызык өчен генә санап карыйк. Статистика буенча, безнең илдә яшәүче кешеләрнең гомер озынлыклары 70 ел. Һәм бу дөньяда яшәр өчен, бөек дәрәҗәле эшкә урнашыр өчен, гаиләсен тәэмин итә алсын өчен адәм баласы 30 еллап гомерен сарыф итеп гыйлем ала. Башта балалар бакчасында, аннан соң мәктәп чорында, аннан соң берничә югары уку йортында белемен арттыра. Карагыз җәмәгать, бу дөньяда 40 ел рәхәт яшәр өчен 30 ел гыйлем алабыз. Ә киләсе ахирәт тормышыбыз 40 ел гына дәвам итми, 40 мең ел гына да түгел, ә мәңгелек. 40 ел өчен 30 ел гыйлем алсак, мәңгелек өчен күпме гыйлем алдык?..

Бу дөньяның бәхете байлыкта дип уйлаучылар турында Аллаһы Тәгалә Китабы Корәндә әйтә: "Алар сахра офыгында су бар дип чабучы кешеләр кебек. Юкса ул су түгел, ә күзне алдый торган рәшә икән. Шулай итеп, берсеннән икенчесенә йөгереп йөри торгач Аллаһның газабына юлыгырлар" (Нур сүрәсе,39)

Шушы гади генә әйберне аңладың икән - ашык дини гыйлем алырга. Яшь булсаң миңа иртә әле димә, өлкән булсаң мин карт инде дип үз-үзеңне алдама, ничә яшьтә аңларга насыйп булды - тизрәк ашык, кичектермә, өлгермәскә мөмкинсең, күпме кешеләр өлгермичә калды бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев