Татарстанда кырау төшүе ихтимал
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Сишәмбегә каршы төндә, 17 сентябрьдә, республикада һава температурасы +7дән +12, төбәкнең көнчыгышында +5..+7 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбегә каршы төндә, 18 сентябрьдә, термометр баганалары +5..+10 градус, ә көнчыгыш районнарда +2 ..+ 7 градус күрсәтәчәк. Шул ук вакытта урыны белән кырау төшүе ихтимал.
Көндез республикабызда термометр баганалары +20..+25 градус күрсәтәчәк.
Чыганак:https://vk.com/gazeta_yashel_uzan?w=wall-34307935_106768
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев