Район үзәгендә урнашкан “Айтуган” универсаль спорт залы базасында дүшәмбе көнне өстәл теннисы буенча ярышларның зона этабы үткәрелде. Ул Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү учреждениеләренең Спартакиадасы кысаларында оештырылды.

Ярышларда өч команда — Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте, Мамадыш политехник техникумы һәм Сарман аграр көллияте студентлары катнашты. Спортчыларны һәм җанатарларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов, уеннарның баш судьясы Сергей Севодин сәламләделәр, уенчыларга уңышлар теләделәр. Көллият директорының тәрбия буенча киңәшчесе Гүзәл Шәймөхәммәтова ярышларга старт бирүгә, өстәлдә сикерешкән кечкенә туплар тавышы ишетелә башлады, ракеткалар җиле дә тынлыкны бозгалап алды.
Һәр командада өчәр егет һәм кыз чыгыш ясады һәм алар аерым категорияләрдә ярыштылар. Нәтиҗәдә Сарман аграр көллиятенең егетләр командасы җиңү яулады, ә кызлар өченче урынны алдылар. Әлеге уңышларда, әлбәттә, укучыларның тренерлары — көллиятнең физкультура укытучысы, физик тәрбия җитәкчесе Илдар Гәрәевның роле һәм тырышлыгы зур.
2008 елдан — көллияттә эшли башлаган беренче көннәрдән үк кызларның һәм егетләрнең теннис уйнау күнекмәләрен ныгытам. Нәтиҗәләр яхшы булгач, тагын да тырышу дәрте туып тора. Кызлар соңгы биш елда республикада беренчелекне бирмәделәр. Егетләр арасында да көчле уенчылар аз түгел. Моңа кадәр көллият командасы спортта сынатмады. Башка елларны Спартакиадада гомуми зачетта республика буенча призлы урыннар яуладык. Быел да яхшыга өметләнәбез, - диде Илдар Җәүдәт улы.
Спартакиада кысаларында тагын җиңел атлетика, кросс, баскетбол, волейбол, мини-футбол, милли көрәш, чаңгы буенча ярышлар узачак, студентлар ГТО нормативларын да тапшырачаклар. Өстәл теннисы буенча финал уеннар да Сарманда узар дип көтелә. Аларда зона этапларында җиңү яулаган 8 команда очрашачак.
Өстәл теннисы — ул популяр спорт төре, хәтта Олимпия уеннарына да кертелгән. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, аны даими уйнау тик тору вакытын озайта, реакция тизлеген һәм кул көчен яхшырта икән. Компьютер артында утырырга яраткан кешеләр өчен аеруча файдалы, чөнки күзләрне ял иттерә, аналитик фикерләү дәрәҗәсен арттыра. Уен кәефне күтәрә һәм стрессны киметергә ярдәм итә, шулай ук кешеләр белән аралашу мөмкинлеге бирә. Бу тормыш сыйфатын, бигрәк тә физик һәм психик сәламәтлекне ныгыта.
Без көллият спортчыларын тәбриклибез һәм финалда да уңыш юлдаш булуын телибез.
Альбина Сабирова
Нет комментариев