ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына кисәтү белән чыкты.
17 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән томан төшү һәм юлларда бозлавык хасил булу куркынычы саклана.
Ведомство вәкилләре урамда хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Бигрәк тә реклама конструкцияләре һәм авыр элементлар астында басып тормаска, юлны бары тик билгеләнгән һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына чыгарга кирәк.
«Хәвеф-хәтәр яисә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, 112 бердәм коткару хезмәтенә шалтыратыгыз», — дип искәртәләр министрлыкта. Бу турыда «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Нет комментариев