Октябрь башында Татарстанда һава температурасы климатик нормада булачак
Һава торышы

Октябрь башында Татарстанда һава температурасы климатик нормада булачак

Сентябрьдәге аномаль җылыдан соң, октябрьнең беренче ун көнлегендә Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормага якынлашачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянып, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Республика буенча 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәрге чорда уртача норма +7,4 градус тәшкил итә (Казанда — +7,9 градус).

Шул ук вакытта синоптиклар һава шартларының сизелерлек начараюы турында да кисәтә. Алдагы көннәрдә төбәктә яңгыр, җепшек кар явуы, төньяктан көчле җил исүе, бозлавык барлыкка килүе һәм кырау төшүе көтелә.

 


Нет комментариев