САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

КФУ метеорологы Татарстанда язгы һава торышы турында фаразларын әйтте

КФУ метеорологы Татарстанда язгы һава торышы турында фаразларын әйтте

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына алдагы өч айда татарстанлыларны нинди һава торышы көтүе хакында сөйләде.

«Без Атлантика яки Урта диңгезнең циклон активлыгы йогынтысында булсак кына яз иртә киләчәк, бары тик алар гына җылылык һәм дым алып килә. Әгәр Себер антициклоны йогынты ясаса, яз соңарып киләчәк, яз башы салкын булачак», - дип искәртте ул.

Спикер мартның кыш ае булуын әйтте, чөнки әле һаман да тискәре температура өстенлек итә. Быел татарстанлыларга стандарт язга әзерләнергә кирәк. Температурадагы үзгәрешләр, атмосфера басымының кискен тирбәнеше яки басымның кисәк кимүе – боларның барысы да елның күчеш сезоннарына хас.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев