«Тормышны, кешеләрне, җирне яратты», – диләр Фәнүс Сәлахетдинов турында
Тагын бер райондашыбызның исеме мәңгелеккә халкыбыз хәтеренә уелып кала.
Туган авылында – башлангыч, Морбашта урта сыйныфларны тәмамлагач, туган авылын, җирне ярату хисе аны район үзәгендәге һөнәр училищесының механизаторлар әзерли торган төркеменә алып килә. Егет шунда ук урта белем дә ала. Училищены тәмамлауга, аны армия сафларына чакыралар. Оренбург өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Аннан кайткач, Чаллы шәһәрендәге заводларның берсенә урнаша. Шушы шәһәр аны насыйп яры – Чирмешән районы кызы Гөлфирә белән таныштыра. Ләкин яшьләр биредә озак яшәмиләр. Фәнүснең күз алдыннан туган авылы, аның иркен басу-кырлары, ямь-яшел болыннары китми. Үзара киңәш табыш итешкәннән соң, кабат Илексазга кайталар. Өстәвенә, колхоз, йорт та бирәбез, дип тора. Чыннан да, биредә яшь гаилә иркен коттеджга күченә. Фәнүс исә яңадан яраткан хезмәтенә алына, туган авылының тургай моңы яңгырап торган басу-кырларын иңли башлый. Гөлфирә ханымга да эш табыла, балалар бакчасына кече тәрбияче булып урнаша. Тормышларына ямь өстәп, гаиләдә бер-бер артлы ике кыз туа. Бәхетле ата белән ана аларны бөтен йөрәк җылыларын, күңел назларын биреп үстерәләр.
– Балачагыбыз бик бәхетле булды. Әтиебез дә, әниебез дә безне назга, мәхәббәткә күмделәр, чын кешеләр итеп тәрбияләү өчен бөтен көчләрен куйдылар, – ди Алсу ханым.
Бүгенге көндә алар үзләре инде – әни. Лена гаиләсе белән – Чаллыда, Алсу Әлмәт шәһәрендә яши. Әтиәниләренә өч онык та бүләк итәргә өлгергәннәр.
Ә Фәнүскә, шактый еллар механизатор булып эшләгәч, эшнең тагы да җаваплырагын йөклиләр: агроном-учетчы итеп билгелиләр. Хезмәтен яхшы белгән, җирне яраткан ир бу вазифада да сынатмый.
– Эшен җиренә җиткереп, төгәл башкарды. Җаваплылык хисе дә көчле булды, – диләр хезмәттәшләре аның хакында.
Ә 2023 елның ноябрендә ул, үзе теләп, махсус операциягә китә. “Мин кайтам, көтегез!” – ди ул, иң кадерле кешеләрен – тормыш иптәшен, алтын бөртегедәй кызларын, “бабай” дип өзелеп торган оныкларын кочагына алып. Ләкин бу тормышта югалту да бар. Шушы көннәрдә аларга әтиләренең батырларча һәлак булуы турында хәбәр итәләр. Ә 14 февраль көнне аны туган авылы Илексазда җир куенына иңдерәләр.
– Аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Күпләрнең күзләрендә яшь иде. Бу көнне, батыр улы, газиз баласы өчен өзгәләнеп, гүя табигать үзе дә моңсуланып калды, – диделәр аны озатуда катнашучылар.
Шунда ук гаиләсенә аның орден белән бүләкләнүе турында да хәбәр итәләр.
– Гаиләдә әйбәт ир, балалары өчен кайгыртучан әти, оныклары өчен кадерле бабай булды. Һәркемгә якты йөзле, ярдәмчел иде, – диләр Фәнүс хакында аны белгәннәр.
Ул безнең хәтерләрдә дә шундый булып калыр: тыныч, сабыр, киң күңелле, ә йөзеңдә – тыйнак елмаю. Урының җәннәттә булсын һәм әлеге язмабыз сиңа дога булып ирешсен, халкыбызның асыл улы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев