САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Спорт – сәламәтлек нигезе» дигән бәйге узды

-

5нче август көнне Үзәк ял паркында балалар китапханәсе китапханәчеләре тарафыннан “Айтуган” универсаль спорт залына йөрүче балалар катнашында «Спорт – сәламәтлек нигезе» дигән бәйге узды. Бу конне балалар ике командага буленеп гто нормалары кертелгэн уеннарда ярыштылар . Ярыш барышында йөгерү, сикерү, туплы эстафеталар белән мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт, акыл сәләтләрен күрсәтә алдылар. Спорт уеннары киеренке көрәштә узды. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. «Туп белән йөгерү», «Вагон төзү» эстафетасы, «Туплы хоккей» һәм башка уеннар оештырылды. Бу уеннар балаларга бик ошады, аларны берләштерде һәм дуслаштырды. «Күңелле стартлар» да катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп хис иттеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев