Сөмәя Шакирова “Үлемсез полк” акциясенә кушылды
Хаҗиев Язкар Хаҗиәхмәт улы 1923 елның 5 октябрендә Сарман районы Әхмәт авылында туа.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 18 яшь була. Хәрби юлын ул 247 мотоукчылар дивизиясендә башлый. Семипалатинск шәһәре астында йөрәккә авыр яраланып, яшь егет госпитальгә эләгә. Госпитальдә нибары бер ай гына дәваланып, ул Кызыл Армия сафларына Ватанны сакларга кайта. Хаҗиев Язкар, өлкән сержант, Берлин шәһәренең үзенә кадәр бөтен хәрби юлын уза, 1945 елда Рейхстаг штурмында катнаша. Күрсәткән батырлары өчен «За боевые заслуги», «За отвагу» медальләре белән бүләкләнә, шулай ук Маршал Жуков тарафыннан грамота белән бүләкләнә. Хаҗиев Язкар Хаҗиәхмәт улы сугыштан җинү яулап кайткач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Аны тәмамлагач, туган җиренә эшкә кайта. Ул кайткач район башкарма комитеты секретаре булып эшли. Бер-ике елдан соң Сарман МТСында баш хисапчы булып эшкә урнаша. Бераз вакыт үткәч МТС “Сельхозтехника” оешмасына үзгәртелә. Ул анда да озак еллар дәвамында баш хисапчы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач балалары, оныклары, оныкчыклары белән соңгы көннәренә кадәр тату яши. 2005 елның 19 июлендә вафат була, туган ягында җирләнә. Чиксез горурланабыз. Түбән баш иябез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев