САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Сарман матбугат үзәге «Үткәннәрне сагынасыңмы?» дигән яңа бәйге игълан итә

«Мин сагынмыйм яшьлегемне, Сагынсаң да, кайтмый ул. Гомер ике килмәгәндәй, Сулар кире акмый ул», - дип җырлыйлар.

Дөрес, үткәннәрне кайтарып булмый, бүгенгесенә сөенеп яшәргә кирәк, ә иртәгәсе — Аллаһы Тәгалә кулында. «Кеше үткәннәрне сагынмый, ул шул чордагы үзен сагына», — дип язган бер әдип. Шулай да, балачак, яшьлек хатирәләрен сагынып искә алу бик рәхәт. Һәркемнең күңел түрендә ниндидер вакыйга белән бәйле якты истәлекләр сакланадыр. Әйдәгез, хөрмәтле дуслар, шул хәтерхатирәләрне барлыйк. Бу уңайдан без «Сарман» газетасы битләрендә яңа бәйге игълан итәбез. Ул «Үткәннәрне сагынасыңмы?» дип атала. Аңа йомгак 31 майда 1 июнь — балаларны яклау көне уңаеннан ясалачак. Язмаларыгызны газетабыз битләрендә урнаштырып барачакбыз, аларга бәяне бирүдә теләгән һәркем катнаша алачак.

Сездән кызыклы язмалар көтәбез, хөрмәтле газета укучылар. Аларны редакциягә (вакытлыча мәгариф бүлеге бинасының икенче катында урнашкан) китереп бирергә я sarmangazetam11@mail. ru электрон адресына юлларга мөмкин.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев