САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Нөркәй авылында гомер итүче Фәридә Әхмәтшина “Үлемсез полк” акциясенә кушылды

Батырлар даны мәңгелек.

Сугыш... Аяусыз, рәхимсез канкойгыч сугыш.Күпме кешелрнең гомерен өзгән, күпме гаиләләрне җимергән, баланы ятим иткән ул. Илебездәге йөзләгән авыл һәм шәһәрләр җимерелгән, йорт-бакчалар янып көлгә әверелгән. Бар халык ил өчен көрәшкә күтәрелә, ир-егетләр меңәрләп туган илен – Ватанны сакларга китә, ә тылда калган халык – безнең әбиләребез, фидакарь хезмәте, тырышлыгы белән Җиңүказанына үз өлешен кертә.

Минем дә бабам - Мөхәммәтшин Габдерәхим Мөхәмәт улы, сугышның беренче көннәреннән алып Берлинга кадәр барып җиткән. Бабамның сугыш хәрәкәтләрен күрсәткән карта-схемасы да сакланган. Ул рәссам Харис Якупов белән бергә сугышкан. Менә шул җибәргән дә инде бабама үз полкларының хәрәкәт иткән юлларын рәсемгә төшереп. Бабам зур шәһәрләрне азат итүдә катнашкан, “За освобождение Варшавы” дигән медаль шуларның берсе. Аның күкрәген сугышчан орден - “Кызыл Йолдыз” ордены, “За отвагу” һәм юбилей медальләре бизи. Җиңү бәйрәмен ул Берлинда каршылый. Берлинны алуда катнашкан өчен “За взятия Берлина” дигән медаль белән бүләкләнгән. Сугыштан соң да бабам авылның хөрмәтле кешесе булган. Ул - коммунист, хезмәт ветераны.

Габдерәхим бабайның тагын бер кешелекле ягын белдем мин.Ул Нөркәй авылының күренекле язучысы Сөббух Рәфыйков белән аралашкан, дустанә мөнәсәбәттә булган.Сталин сәясәте карбаны булган Сөббух Рафыйков авылын сагынып кунакка кайткач та беренчеләрдән булып бабай янына кергән. Укытучыбыз, язучы Нурия апа Гарифҗанова язганча:

Ничек булган бу хәл? Үз баласын

Туган авыл сагынып көтмәгән.

Тәмуглардан исән чыккан улын

Авылдашлар кабул итмәгән.

Башка авылдашлары аннан баш тартканда да бабам аны кунак иткән. Ул җәй буе бабайларда кунак булган, бергә эшкә – каравылга йөргәннәр.

Сугыш кайтавазы бик ерактан 75 ел элек яңгыраса да, әйтерсеңлә бүген дә безнең колакларда чыңлый. Без, яшь буын, газиз бабаларыбыз яулап алган ирекне, алар каны тамган җир-ананы, үзләрен корбан итеп яулаган саф һаваны күз карасыдай изге итеп сакларга тиешбез. Илләребез тыныч, бай,өстәлләребез мул, йөзләребез көләч булсын!

Ахметшина Фәридә Фоат кызы.

Зур Нөркәй балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев