САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

55 мең сумлык сертификат иясе ачыкланды!

Ниһаять, күптән көткән көн килеп җитте һәм 55 мең сумлык сертификат иясе ачыкланды!

Без 2023 елның II яртыеллыгына район газеталары «Сарман» белән «Новый Сарман» газеталарына язылучылар арасында 55 мең сумлык сертификат уйнатырга вәгъдә иткән идек. Бу яртыеллыкта район газеталары барлыгы 1584 тираж белән бастырыла. Ә безгә квитанция күчермәләрен 411 кеше җибәрде.

Җиңүчене очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләдек. Төп призга — 55 мең сумлык сертификатка 371 саны астында теркәлгән Садертдинова Ф. ия булды. Махсус призлар: бер тартма йомырка — 187 саны астында теркәлгән Сәрия Гайнемовага, бер тартма сок — 130 саны астында теркәлгән Резедә Гаделшинага, бер кәрҗин витамин — 278 саны астында теркәлгән Николай Сахуриевка һәм бер капчык ярма 82 саны астында теркәлгән Сирина Гыймазетдиновага чыкты.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм безнең, ягъни Сарман матбугат үзәге белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев