Ул бәйгедә үзе иҗат иткән «Кабак» шигыре белән катнаша.
Күңелемдә бер уй туды,
Ямьле язлар җиткәндә,
Кабак орлыгын шыттырып,
Утырттым бер түтәлгә.
Борын-борын заманда, - дип,
Уйлый күрмәгез, тагын,
Беркөн чыксам, исем китте,
Үсеп ята кабагым.
Зәңгәр күктә кояш балкый,
Сибә җылы нурларын,
Яңгыры да явып китә,
Үрмәли бит кабагым.
Яфраклары җилпәзәдәй,
Чәчәкләре сап-сары,
Чүпләр чыкса утап торам,
Миңа юктыр моң зары.
Ай үсәсен ,көн үсә ул,
Кабакчыклар зурая,
Авырлыгын белим, - дисәң,
Әйдә,күтәреп кара!
Көзге бакчамны тутырып,
Тәгәрәшеп яталар,
Мондый дәүләт, чын хәзинә,
Я, әйтегез, кемдә бар?
Витаминнар җыелмасы,
Тупланган зууур кабакка,
Лимон, апельсин, бананнар,
Торып-торсын бер якта.
Сөмбелә бәйрәме җитте,
Уңышымны күрегез!
Табынымда сыйланырбыз,
Кунак булып, килегез!✍
ФӘЙРҮЗӘ ХӘБИБУЛЛИНА-ЯХИНА.
ДҮСЕМ.
09-09-2023.
Фото:https://ru.freepik.com/
Нет комментариев