САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“КабакШОУ” кысаларында уздырыла торган бәйгеләргә эшләр кабул итү тәмамладнды

.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 22 сентябрь көнне үткәреләчәк “КабакШОУ” кысаларында актив һәм креатив райондашларыбыз өчен күңелле конкурслар уздырырга планлаштырдык.

Зурлар өчен беренче бәйгебезне “КабакЧЫК” дип исемләдек. Анда катнашучылар безгә үзләре үстергән иң зур, иң кечкенә, иң эксклюзив кабак һәм алардан әзерләнгән мавыктыргыч композицияләренең фотоларын җибәрергә сораган идек. Ясаган композицияләрегезне сүтәргә ашыкмагыз, аларны бәйрәмгә дә алып килүегез сорала.

Икенче бәйгебез – “Кабак пеш, авызга төш!” Бу бәйгедә катнашу өчен, районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең кабактан пешерелә торган милли ашларының рецептларын һәм әзерләгән ризыкның фотосын редакциягә җибәрүләрегезне сораган идек. 

Өченче бәйгебез – “Кабак (һәмКаләм” – балалар өчен. Ләкин анда катнашу зурлар өчен дә тыелмый. Әлеге бәйге өчен иҗади осталык таләп ителә. Катнашучы кабак турында әкият, шигырь язарга яки рәсем ясарга һәм аларны безгә җибәрергә сораган идек.

Җиңүчеләр номинацияләр буенча билгеләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев