КабакЧЫК. Унҗиденче катнашучы
Бәйге

КабакЧЫК. Унҗиденче катнашучы

Яхшы-Каран авылында яшәүче Зөһрә Гәрдәнованың бакчасында үскән кабакларның исәбе юк.

— Элек чөгендер үстерсәк, хәзер кабак утыртабыз, — ди Зөһрә апа. — Авылда мал тотмыйча яшәп булмый, сарыклар һәм кош-кортларабыз бар. Кабак ашаган малның ите бик тәмле була! Аны үстерү үземә дә кызык: елдан-ел төрле сортларын утыртабыз. Балалар, оныклар һәм барлык туганнар белән очрашып, табын артында Кабак пирогы белән чәй эчәбез, ә файдалы Кабакның согын эчеп туймаслык була!


Нет комментариев