САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Иң матур җимлек» бәйгесенең чираттагы катнашучысы – Сарманнан Кирилл Федюшов

«Мин «Кояшкай» балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрим.

Кыш саен, беренче суыклар башлангч та, без әтием белән җимлек ясыйбыз һәм аны агачка эләбез, аңа көн саен ризык куяюыз. Берничә сәгатьтән агачны кошлар сырып алалар. Мин аларны күзәтергә яратам. Үзләрен кызганам да инде, чөнки аларга суык, шуңа күрә кулымнан килгәнчә аларга булышам. Җимлегебез язга кадәр кошларны чакырып тора. Җылыткач, кошлар кими. Алар урманга кайталар, оя коралар, балалар чыгаралар. Кайвакыт, елмаеп, күз алдына китерәм: алар миңа рәхмәт әйтәләр һәм киләсе кышка да кайтырга сүз бирәләр. Мин аларны яңа җимлек белән көтеп калачакмын», - дип, язып җибәрде безгә Сарман егете Кирилл Федюшов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев