Тиз-тиз атлап, безгә Яңа ел якынлаша.
Ә кемнең генә бәйрәмдә бүләк аласы килми икән?! Менә шуңа да Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге “Кыш Бабайга хат” дип исемләнгән конкурс игълан итә. Бәлки, сезнең аңа узып баручы елдагы уңышларыгыз өчен рәхмәт җиткерәсегез, киләсе елда аннан ниләр көтүегезне әйтәсегез киләдер, дуслар. Җиңүче дип табылган хат газетабыз битләрендә бастырылачак, аңа бүләк тапшырылачак. Хатлар 24 декабрьгә кадәр кабул ителәләр.
Адресыбыз: Сарман, Ленин урамы, 17 йорт, e-mail: sarmangazetam11@mail.ru
Нет комментариев