"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №32 -Газизов Зиннур
"Җиңүчеләр сафын барлыйбыз" акциясенең чираттагы катнашучысы №32 -Газизов Зиннур Миргалимович.
Минем әти сугышка 17 яшьтә китә. Парадта 14 тапкыр катнаша. Җиңү Парадында почётлы караулда торырга лаек була. 1944 елда Ростов өлкәсе Новочеркасск шәһәрендә хезмәт башлаган егетне 3 айдан Мәскәү шәһәренә җибәрәләр. Анда эчке гаскәрләрдә хезмәт итә ул. Бөек Җиңүдән соң солдат Балтик буе илләренә китә. Каунас, Шаулай шәһәрләрендә була. Бик мөһим сәяси чарада - Югары Советка сайлауларны оештыруда ярдәм төркемендә катнаша. Хәрбиләрнең бурычы сайлауларны өзәргә тырышкан бандаларга каршы көрәшү була. 3 айдан соң янә үз частенә әйләнеп кайта. 1952 елда гына демобилизацияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев