Тимофеева Гүзәлия.
Ходай биргән әниләргә
Чиксез, бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән , биргән куәт
Баласын үстерерлек.
Әнкәй миңа бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча
Бирдең син матур көннәр.
Авырганда керфек какмый
Китмәдең яннарымнан.
Кысып җылы кочагыңа
Сакладың җил- давылдан.
Куанганда син дә әнкәй
Бала кебек куандың!
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың, - ди аның кызы Хәбибуллина Алинә.
Нет комментариев