«Гаиләм – терәгем» бәйгесе дәвам итә
Хөрмәтле райондашлар!
Россиядә Гаилә елы уңаеннан газетабызда район мәктәпләре укучылары өчен “Гаиләм – терәгем” дигән әдәби эшләр конкурсы игълан иткән идек. Аңа старт агымдагы елның 1 апреленнән бирелде һәм ул агымдагы елның 25 августына кадәр дәвам итә. Ә 1 сентябрьдә аңа йомгак ясау планлаштырыла.
Бәйгедә катнашу өчен, гаиләгез турында язма әзерләп, аны редакциягә юлларга кирәк. Язмаларда гаиләгезнең матур традицияләрен, сезнең өчен нинди әһәмияткә ия һәм аның көче нәрсәдә икәнлеген күрсәтергә мөмкин. Эшләр “Сарман”, “Новый Сарман” газеталарында һәм сайтта урнаштырылып барылачак. Шулай итеп, сездән язмалар көтәбез, кадерле укучылар! Эшләр ике — рус һәм татар телләрендә кабул ителә.
Редакция вакытлыча мәгариф бүлеге бинасында икенче катта урнашты.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев