САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Бәйге

Без «Ат-Масс-Сфера» фотобәйгесен игълан итәбез!

Дуслар, без яңа конкурс башлап җибәрәбез! Шартлары бик гади, ә бүләкләре — күңелле!

Атлар – борынгыдан татар халкының тугры юлдашы, көч һәм матурлык символы. 🐎 Атларны яратасызмы? Алайса бу бәйге сезнең өчен!
Конкурсыбызның исеме — «Ат-Масс-Сфера». 🐎✨ Исеме үк әйтеп тора — безгә атлар катнашындагы иң шәп фотолар кирәк!

Бәйгедә катнашу өчен нишләргә?

Сезгә атлар белән төшкән матур, оригиналь яки күңелле фотоларыгызны төркемебезнең хәбәрләре (сообщения группы) аша җибәрергә кирәк.
Фотоларны без төркемебездә бастырып барачакбыз. Яраткан атыгыз белән төшкән фотоны күрсәтергә менә дигән форсат! Иң үзенчәлекле, «атмосфералы» фото авторларын бүләкләячәкбез! Атларның гүзәллеген һәм табигатьнең кабатланмас «атмосферасын» бергәләп күрик! 📸
Сезнең фотоларны көтеп калабыз! Керегез, катнашыгыз, җиңүче булыгыз! 🏆
Сарманның «Ат-Масс-Сферасын» бергә тудырыйк! Киттек! 👇
#АтМассСфераСарман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев