Үткән атнада Татарстанда ОРВИ инфекциясен эләктерүнең 9 827 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, авыру дәрәҗәсе узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20,2 процентка һәм эпидемиологик бусагадан 14,9 процентка түбәнрәк. Белгечләр белдерүенчә, авыру очракларының күпчелеге грипп вирусына бәйле түгел.
ОРВИдан саклану өчен белгечләр кулларны даими сабынлап юарга, бүлмәләрне җилләтергә һәм чирләгән кешеләр белән аралашмаска киңәш итә. Авыруның беренче билгеләре күренүгә табибка мөрәҗәгать итү мөһим.
Нет комментариев