Әниең шөгыле турында безгә дә сөйлә
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә без иң матур һәм иң җылы бәйрәмнәребезнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Ул быел 24 ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге «Әнием шөгыле» дигән конкурс игълан итә. Анда катнашу өчен, әниләрегез шөгыле турында язып җибәрергә кирәк, шулай ук видео төшерү дә хуплана.
Эшләр ике яшь категориясендә – балалар һәм зурлар арасында ике номинациядә бәяләнәчәк. Номинацияләрнең исемнәре: «Иң оригиналь шөгыль» һәм «Иң кызыклы язма». Язма геройлары яки аларның авторлары арасыннан җиңүчеләр билгеләү һәм аларга махсус бүләк тапшыру каралган. Иң матур язмалар шулай ук газета битләрендә дә басылачак, сайтта урнаштырылачак.
Эшләрне редакциягә китереп тә бирергә, sarmangazetam11@mail.ru электрон почтаcы аша да җибәрергә мөмкин. Конкурска нәтиҗә Әниләр көне алдыннан ясалачак. Сездән язмалар көтеп калабыз, кадерле дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев