«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Мортазин Риназ
Әни. Әнием. Нинди матур сүз! Бу сүздән дә кадерлерәк сүз бар микән? Әлеге сүзне әйтә алган кеше, иң бәхетле кеше дөньяда.
Минем сезгә үземнең әнием турында сөйлисем килә. Аның исеме бик матур. Ул Раушания исемле. Минем әни дөньядагы иң әйбәт әни. Ул Сарман урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Әнием үзенең һөнәрен бик ярата. Ул нәниләрне укырга, язарга, санарга өйрәтә. Һәр укучысы өчен янып-көеп тора. Аларның һәрберсенең тырышып укуын, тормышта үз юлларын табып, чын кеше булып яшәүләрен тели.
Минем әнием бик тырыш кеше. Нинди генә эшкә алынса да, ул аны башкарып чыга. Әниемнең шөгыльләре дә бик күп. Ул матур гөлләр үстерә. Иң яраткан гөле - Миләүшә. Бездә аның ак, ал, шәмәхә төсләре бар. Тагын әнием тәмле ашлар пешерә. Аның пешергән коймакларыннан телеңне йотарга була. Шулай ук әнием буш вакытта саннар буенча рәсемнәр буярга ярата. Ләкин эше бик күп булу сәбәпле, яраткан шөгыленә вакыт бик аз кала. Тагын әнинең иң яраткан шөгыле ул- китап уку. Бигрәк тә шигырьләр укырга ярата һәм ул аларны яттан бик сәнгатьле итеп сөйли. Мәктәптә укыган вакытта төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар ала торган булган. Аның сөйләгәнен ишетсәң, авызыңны ачып, шаккатып тыңлап торасың. Ул шулкадәр матур итеп, шигырьнең һәрбер юлын үз эченнән үткәреп сөйли. Шигырьгә мәхәббәтне аңа мәктәптә укыганда татар теле укытучысы Фәнүзә Сәгыйрь кызы уяткан. Әнием аңа әле дә рәхмәтле. “Фәнүзә апа бездә татар теленнә мәхәббәт тәрбияләде. Аның дәресләре әле дә күз алдымда”,-дип сөйли.
Менә шундый бик акыллы, уңган минем әнием. 24 нче ноябрьдә әниемнең туган көне һәм ул көн аның өчен икеләтә бәйрәм. Әнием, сиңа чын күңелемнән исәнлек, саулык, ак бәхетләр генә телим һәм мин сине бик яратам.
Сарман урта мәктәбенең 7 нче б сыйныфы укучысы Мортазин Риназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев