«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Диләрә Вәлиәхмәтова
Әнием матурлык өләшә
Диләрә Вәлиәхмәтова, Сарман урта мәктәбенең 7 Б сыйныфы укучысы.
Һәр кешегә яраткан шөгыле шатлык һәм күңелле хисләр бүләк итә. Минем әниемнең дә күңелен биреп эшли торган хоббие бар — ул гөлләмәләр ясау.
Флористика — чәчәкләрне бәйләү генә түгел, ул һәр детальгә аерым игътибар, кешеләрнең холкын һәм чәчәкләрнең телен белүне таләп итә. “Чәчәк бәйләмнәрен чын күңелдән ясарга кирәк, шулчакта гына ул башкаларга сөенеч китерә ала”, - ди әнием. Никах, туй мәҗлесеме, чыгарылыш кичәсе я башка бәйрәмме — һәркайсына чәчәкләрдән матур бәйләм ясау тырышлык сорый. Минем әнинең төрле бәйрәмнәргә чәчәк бәйләмнәре җыйганы бар. Алар бөтен кешегә дә ошыйлар, дип беләм. Һәрвакыт нәрсә дә булса белергә тырышканга һәм үз эшен бик нык яратканга күрә, әниемнең шулай килеп чыгадыр, минемчә.
Флорист булу — кешеләргә шатлык һәм матурлык өләшү, дигән сүз. Әниемнең шөгыле миңа да ошый, киләчәктә минем дә әнигә охшыйсым килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев