«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Зилә Хәлиуллина
Әнием шөгыле.
Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Әни - безнең таянычыбыз, терәгебез.
Минем дә, үземнең иң кадерле кешем - әнием турында язасым килэ. Минем әнием - Хәлиуллина Рузилә Рубирт кызы Сарман районы Түбән Ләшәү авылында туа. Ләшәү Тамак урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Аннан укытучы һөнәрен үзләштерү өчен югары уку йортында белем ала. Әниемнең педагогик стажы - 21 ел. Ул башта укытучы булып эшли. Җәлил бистәсендэ яши башлагач, 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында өлкән тәрбияче вазифасын башкара. Әнием үз эшенә бик җаваплы карый, дөресен генә әйткәндә ,ул - үз эшенең остасы.
Яраткан әниемнең шөгыльләре бик күп. Әнием кул эшләрен бик ярата: бәйләү, тегү, чигү дисеңме - барысын да яратып, күңел биреп эшли ул. Аеруча әнием чигәргә ярата. Ул чәчәкләр, табигать күренешләрен, татар халкының йөзек кашы булган - мәчетләрне яратып чигә. "Мин чигәргә утыргач бөтен күңелем белән ял итәм" - ди әнием. Аның картиналары безнең өебезне бизи, шулай ук ул аларны якыннарыбызга бүләк итәргә ярата. Мин әнием белән горурланам, аңа ошарга тырышам.
Язмамны шушы шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Әнием бар янымда -
Бик бәхетлемен шуңа.
Киңәшләреңне тынлап,
Иркәләнәм куеныңда.
Эшчән, назлы кулларыңны
Килә үбәсем.
"Сәламәт бул, озак яшә!"-
Килә диясем!
Җир йөзендәге барлык балалар да әниле, барлык әниләр дә бәхетле булсыннар иде!
Зилә Хәлиуллина, Җәлил беренче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев