«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Әхмәтов Илназ
Әнием шөгыле.
Минем әниемнең шөгыле – тәмле ризыклар пешерү.
Кечкенә чакта мин аны тылсымчы дип уйлый идем, чөнки берничә чи әйбердән тәмле ризык килеп чыга. Минем әниемнең иң яратып пешерә торган ризыгы – бәрәңге тәкәсе. Мин дә аны бик яратып ашыйм, бигрәк тә мәктәптән ашыйсым килеп кайтканда. Ул аның камырын басарга ярата. Аның камыры бик тәмле чыга. Бәрәңге тәкәсе пешерер өчен бәрәңге әрчергә кирәк. Ә менә ансын әни бик эшләргә яратмый. Кайбер чакта бу эшне ул миңа йөкли. Мин әрчегәндә, ул телефонда утыра. Бу – аның икенче яраткан шөгыле.
Ничек кенә булмасын, мин әниемне чиксез яратам!
Әхмәтов Илназ, Сарман урта мәктәбенең 5нче А сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев