САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Әмир Мөҗипов

Әмирнең әнисе Фәридә ханымның яраткан шөгыльләренең берсе тәмле камыр ризыклары, икмәк пешерү һәм шигырьләр язу.

Минем гаиләм.

Безнең гаиләбез зур

Үсә анда өч бала.

Әти, әни, апа, абый,

Мин үзем – төпчек малай.

 

Әби белән бабай безнең

Электән авылда тора.

Каникул саен безне

Кунакка көтеп тора.

 

Таныштырыйм гаиләм белән,

Әти – Илнур исемле.

Исеме җисеменә тиң

Нурлы йөзле, сөйкемле.

 

Әниебез, күз нурыбыз,

Фәридә атлы безнең.

Андый чибәр әнине

Күргән дә юктыр сезнең?!

 

Әтиебез бик уңган,

Эшкә бара көн саен.

Яңгырлы, салкын көндә дә

Таба эшенең җаен.

 

Ял көннәре җитүен

Мин бигрәк көтеп алам,

Чөнки әтием буш булса

Балыкка алып бара!

 

Балыкка ау да куябыз,

Кармагын да салабыз.

Кайбер чакта өйгә кайтмый

Кунарга да калабыз.

 

Кызыл канат та тотабыз,

Тагын бәртәс, чуртанны.

Берәр көн ныклап сөйләрмен

Нинди зурын тотканны!

 

Эмиль абыем минем тырыш,

Бөтен эшкә өлгерә.

Әтиемә дә булыша,

Бабайларга да йөгерә.

 

Әдилә апам гөлләр ярата,

Бигрәк тә яраннарны.

Төрле төслесен үстерә –

Ак, алсу, кызылларны.

 

Тәрәзә төбендә үсә

Исле гөлләр, кыналар.

Азалияләр кыш буе

Чәчәктә утыралар.

 

Безгә килсәгез гөлләрне

Сез дә күрерсез әле!

Ничек матур үскән диеп,

Сөйләп йөрерсез әле!

 

Әнием тортлар пешерә,

Җәлилдә аш-су остасы.

Бистәдәге осталарның

Иң остасы, кыскасы!

 

Әнием пешергән бавырсак,

Кош теле, чәк-чәкләргә

Матур итеп кисеп ясый

Как белән бизәкләрне.

 

Иң олы сыйның табында

Ни икәнен беләсезме?

Ишектән керә-керешкә

Хуш исне сизәсезме?

 

Әнием икмәк пешерә,

Колмактан чүпрә ясап.

Һәркөн без торганга кадәр

Иртә-иртук камыр басып.

 

Икмәккәйнең хуш исләре

Бөтен өйгә тарала!

Өйгә генә сыеп бетми,

Чыга хәтта урамга!..

 

Мичтән чыккан икмәкләрне

Әни сөлгегә тезә.

Кетердәтеп кискән чакта

Авыздан сулар килә!

 

Үзем мин – Әмир исемле, 

Һәр көн мәктәпкә барам.

Алтынчы сыйныфта быел,

Бишлеләр генә алам.

 

Бигрәк мактана дисезме?

Мактанганым юк алай.

Мактанырга гел яратмыйм,

Мин үзем тыйнак малай!

 

Мәктәпне бетереп чыккач

Кем буласың дисезме?

Билгеле икмәк пешерүче!!!

Шуны да белмисезме?!

 

Шәҗәрәбездә саклана

Буыннарның хәтере.

Әбиләр әнигә тапшырган

Аш-су әзерләү серен.

 

Зур үскәч тә ташламабыз

Әти-әни һөнәрен.

Үзләштерергә сүз бирәм,

Һөнәрләрнең серләрен!

 

Әби-бабалар эшен

Дәвам итәрбез без дә,

Мөҗиповлар нәселенә

Тап төшермәсбез бер дә!

 

Автор: Әмир Мөҗипов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев