«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Хәлиуллина Гөлия
Әнием шөгыле.
Әни...Өч кенә хәрефтән торган әлеге сүзгә күпме мәгънә салынган. Әни җылысы безне бу дөньяга аваз салган көннән үк уратып ала. Минем әнием җир йөзендәге иң мөлаем кешеләрнең берседер. Ул дөньядагы бөтен матурлыкны үзенә җыйган. Ярдәмчел, таләпчән, һәрвакыт дөреслеккә омтылучы, башлаган һәр эшен җиренә җиткереп башкара торган кеше. Бу сыйфатларның барысы да әниемдә тупланган.
Әни, әнием!!! Нинди якын һәм ягымлы сүз.Бу сүзләрне әйтә алган кешедән дә бәхетлерәк кем бар икән бу дөньяда? Әниләр безне җил-давылдан саклаучы , өебезне җылытучы, ялгышлыклар эшләсәк кисәтүче, чәчтән сыйпап иркәләүче.
Минем әнием - Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы, 23 ел педагог стажына ия. Соңгы алты елда мәгариф бүлегендә методист булып эшли. Әниемнең эше бик җаваплы. Ул эшенә чын күңелен биреп эшли. Аның эшенең авырлыгын тик без генә беләбез һәм кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Әниемнең шөгыльләре бик күп : ул китап укырга, шигырьләр язарга, гөлләр үстерергә бик ярата. Чәчкә – гөлләр яратмаган хатын-кыз юктыр. Ләкин аларны тәрбияләп, бар күңелен биреп үстерүчеләр генә сирәк. Әнием тирә- юньне, тормышны бик ярата. Шулай булмаса, күңелендәге матурлыгын гөлләргә күчереп, йөрәк җылысын башкаларга бүләк итәр идеме ? Чәчәкләре аның яраткан шөгыле генә түгел, сердәшләре һәм якын дуслары . Әниемнең тагын бер шөгыле бар: ул камыр ризыкларын бик оста пешерә. Бигрәк тә ул әзерләгән өчпочмак, бәлешләрне яратып ашыйбыз.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: әни безгә кечкенә чагыбыздан ук дөрес тәрбия бирүче, һәрвакытта да ягымлы сүзләр белән иркәләүче. Ул – безнең гаилә учагының ялкыны! Без аны бик яратабыз. Киләчәктә аңа бары тик сәламәтлек, уңышлар гына теләп калабыз!
Хәлиуллина Гөлия Ильдар кызы, 6 нчы в сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев