САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Зилә Шәймөхәммәтова

Әниемнең хезмәте аңа хөрмәт китерә.

   “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул.  Мин –  дөньяда бик бәхетле бала, чөнки    янәшәмдә    кайгы- шатлыгымны уртаклашучы, файдалы киңәшләр бирүче, мине бик яратучы газиз әнием бар.  
    Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз.   Минем үземнең әнием турында язып үтәсем килә.  Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − бик кадерле. 
  Минем әнием бик сабыр, тыйнак кеше. Аның исеме Алсу. Әнием Сарман районы Колмәт авылында туган, мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина көллиятендә укыган. Ул инде 33 ел Сарман үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшли.
Табиб – иң игелекле һөнәрләрнең берсе, чөнки алар кешегә авыр вакытта ярдәмгә киләләр. Элек – электән үк бу һөнәр ияләре хөрмәткә лаеклы, аларны халык та ихтирам иткән. Әниемне дә эшендә дә хөрмәт итәләр, халык та ярата.
 Мин аның эш урынында булырга яратам. Теш табибларыннын бар кеше курка, тик минем әнием hич кенә дә куркыныч түгел. Ул авырулар белән бик ягымлы, барысын да аңлатып эшли, соңыннан тешләрне саклау турында киңәшләрен бирә. Бик көйсез елак балалар да әнием яныннан елмаеп, рәхмәт әйтеп чыгып китәләр.
Урамда барганда әниемне танып, рәхмәт әйтүчеләр очраганда, минем күңелемдә әнием белән чиксез горурлану хисе уяна.
Әнием эшен бик яратып эшли, хезмәттәшләрен дә бик хөрмәт итә. Аның эше бик тынгысыз, бәйрәмнәрдә ялларда да ул hәрвакыт ярдәмгә әзер.
Ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Аның теш авырулары турындагы язмалары район газетасында еш басыла, радио аша да теш авыруларын кисәтү турында чыгышлар ясый. Спартакиадаларда район данын яклап алган медальләре дә шактый. Аның хезмәтен зурлап бирелгән мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары да күп.
 Әниемнең һөнәре бик авыр һәм җаваплы икәнен беләм. Мин аңа эшендә зур уңышлар, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге һәм бәхет телим.

Зилә Шәймөхәммәтова, 9 А сыйныфы укучысы.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев