САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Әни һәм мин» бәйгесе катнашучысы - Гөлия Хәмидуллина

-

Әнием Миңнуллина Фәрдәнә Авзалетдин кызы, әтиебез Гилмулла Миңнулла улы белән гаилә корып 52 ел тигез гомер кичерделәр.Әниебез безгә  өч кызга, бер малайга якты дөнья бүләк иткән. Әнием бик сабыр холыклы, тиеш урында үз фикерен турыга әйтергә куркып калмый һәм эш сөючән, бик төгәл, гадел булды. Без үскән чорда безнең гаиләне,үрнәк гаилә итеп, район газетасы, булган ,,Ленинчы" да язып чыктылар. Әнием гади колхозчы, ә миндә әдәбияткә тартылышны әнием уятты, чөнки кечкенәдән озын кышкы кичләрдә ,әнием безгә әкиятләр, ә үсә төшкәч хикәяләр романнарны кычкырып укый иде. Әниемә исән булса 96 яшь булыр иде, бакыйлыкка күчкәненә дүрт ел була.  Тормыш кануннарын үзгәртеп, вакыт тәгәрмәчен кирегә әйләндереп булмый шул...Ходайдан күркәм сабырлыклар гына сорыйсы кала, - ди Гөлия Хәмидуллина.

КАДЕРЛӘРЕН БЕЛИК , ӘНКӘЙЛӘРНЕҢ-!

Кадерләрен белик, Әнкәйләрнең

Авыр сүзләр әйтеп , рәнҗетмик.

Гафу сорап, мең кат и дә башың

Бәхиллеген -! ал син  Әнкәңнең.

Кечерәеп калган әнкәеңнең

Иңнәреннән коч син, тартынма

Боектырма күңлен, әнкәеңнең

Җылы карашыңны, җәлләмә.

Игелекләр эшлә, әнкәеңә

Тик соңлама, берүк калма соңга

Рәхмәтле бул, һәрчак газизеңә

Якты дөнья бүләк иткәнгә.

Сабый хөкемендә, бүген әнкәң

Күңел назың, берұк җәлләмә.

Фарыз бурычыңны әнкәеңә

Бүген түлә, бүген соңлама..

Бу җиһанда мәңге, түгел әниең

Син онытма, шуны онытма

Исән чакта бел син, кадеркәен

Игелекләр эшлә, соңлама.

Тик соңлама гына, соңлама...

20.11.23.

 Гөлия Хәмидуллина.

Сарман.

 

 Якты дөнья бүләк иткәнгә.                 Сабый хөкемендә, бүген әнкәң   

Күңел назың, берұк җәлләмә.     

Фарыз бурычыңны әнкәеңә     

Бүген түлә, бүген соңлама..     

Бу җиһанда мәңге, түгел әниең   

Син онытма, шуны онытма       

Исән чакта бел син, кадеркәен    Игелекләр эшлә, соңлама.       

Тик соңлама гына,соңлама...       20.11.23.ГӨЛИЯ.САРМАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев