САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Әни һәм мин» бәйгесе катнашучысы - Алия Мөхетдинова

Ул өйгә килеп керсә, дөньялар яктырып китә.

Әни үзенең карашы белән безне һәр яктан саклый һәм яклый кебек. Һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын була. Мин дә әниемне бик нык яратам. Аның исеме — Ләйсирә Рәис кызы. Күптән түгел бергәләп 58 яшен бәйрәм иттек. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, әле дә сату өлкәсендә хезмәтен дәвам итә. Ул бөтен эшкә дә җитез, уңган, тырыш. Әнием безне дә эшкә өйрәтеп үстерде, ялкауланмаска өйрәтте. Эшләвегез кеше өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен, ди ул. Берүзе ике бала тәрбияләп үстерсә дә, сабырлыгын югалтмады. Бик тә булган һәм җитез ул безнең әниебез.
Әни, син безгә бик кирәк, гел шулай матур булып кал!
Кызың Алия , малаең Рамис - синең белән горурланабыз без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев