Җәлил исеменнән чыгыш ясаган “Деревенские пацаны” Рәсәйдә танылу таптылар
Татар Карамалысы авылында яшәүче Тимерхан белән Әмирханның “Битва роботов” Халыкара чемпионатында катнашуы хакында без социаль челтәрләрдә язып чыккан идек инде.
Мөхәммәтҗановлар Екатеринбург шәһәрендә узган чемпионаттан кайтып, Иннополиста чыгыш ясарга да өлгерделәр. Робот ясаган егетләрнең үзләре һәм әтиләре Динар белән уңышлары хакында сөйләштек.
- Робот ясау кебек бу грандиоз проектка кайсыгыз нигез салды?
Тимерхан: Балалар бакчасына йөргәндә үк, мин леголардан роботлар җыярга ярата идем һәм, үскәч, чын робот ясап карыйсым килде. Шул хыялым чынга ашты. Максатка ирешү өчен, хыялланырга кирәк икән.
- Ә роботлар бәйгесендә катнашырга нәрсә этәрде?
Тимерхан: Без энем Әмирхан белән Җәлил гимназиясендә белем алдык. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәренең беренче санлы лицеенда укыйбыз. Мин – өченче, энем беренче елын укый. Шунда без робот җыеп карадык. Укытучыбыз Динарис абыйдан “Битва роботов” турында ишеттем. Лицей исеменнән команда Халыкара бәйгегә заявка җибәрде. Шуннан соң Чемпионат хакында ныграк кызыксындым.
Динар: Кызганыч, лицей командасы бәйгегә уза алмый. Шуннан Тимерхан үз проектын уйлап таба. Бер атнада, укудан кайткач, ул әнисеннән дәүләт хезмәтләре аша заявка бирергә ярдәм итүен үтенә. “Җыйган акчабыз да бар, катнашабыз”, - диләр энесе белән алар. Әниләре, әлбәттә, ярдәм итә. Июнь айлары иде, ахры, беркөнне хатыным Альмира: “Без бер эш майтардык бит әле. Мин, дөрес, моңа ышанмаган идем, әмма Тимерхан булдырды. Без роботлар көрәшендә катнашырга уйлыйбыз”, - диде. Мин гаҗәпкә калдым. Шуннан Тимерханга: “Улым, мин роботлар буенча берни дә белмим, әгәр үзең башкарып чыгарыңа ышансаң, мин сиңа ярдәм итәргә әзер”, - дидем. Улларым бик сөенеп риза булдылар.
- Роботны җыйганда, нинди авырлыклар булды соң?
Тимерхан: Роботны ясар өчен нинди детальләр кирәген Казандагы инструктор Айзат белән киңәштек. Интернет аша заказ бирдек, алар чит илдән кайттылар. Роботның үзен 1-2 атна эчендә җыеп бетереп була, дип күзалладык. Детальләр кайту озаккарак сузылды. Беренче роботны җыйганда, аның авырлыгын туры китерү вакытны алды. Регламент буенча, ул 1,5 килограммнан артмаска тиеш иде. Тырыштык, әмма без аны җыеп чыга алдык. Шунысы бар иде: без аны сынап карый алмадык. Шулай да моторын эшләтеп карадык, ул хәрәкәткә килде. Хезмәтебезнең, вакытның юкка узмаганлыгын аңладык һәм бик сөендек.
Динар: Әйе, роботның проектын Тимерхан үзе төзеде. Шуннан без бәйгегә әзерләнә башладык. Безнең роботның беренче моделе кул астында яткан материаллардан ясалды. Яшермим, күп нерва бетте. Тегеләй җыеп карадык, болай эшләп карадык. Шул ук вакытта Рәсәйнең Цифрлаштыру министрлыгына атналык режимда исәп-хисап ясап та барырга кирәк иде. Я берәр сызым җибәрергә, я деталь ясаганны видеога төшерергә туры килде. Анысы тагын да катлаулырак иде. Роботны да бер җыйдык, бер сүттек. Чөнки ул тиешле килограммнан артмаска тиеш иде. “Юк, улым, ахырга кадәр барып җитеп булмас”, - диюемә Тимерхан: “Була, әти, була. Без анда барырга тиеш”, - диде. Ул төп мотивация чыганагы булды. Соңгы көнне көч-хәл белән җыеп бетереп, икенче көнне Екатеринбургка юлга кузгалдык...
“Хан”ның уңышлары турында тулырак “Сарман” газетасының алдагы санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев