САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ТУРЫДА

Балыкчылар балык тоту осталыкларын күрсәттеләр

-

Бүген Мортамак авылының Мор күлендә сарманлылар күптән инде яратып өлгергән балык тоту ярышы үткәрелде. 

Әлеге бәйгедә районыбызның төрле авылларында, шулай ук район үзәгендә һәм Җәлил поселогында яшәүче һәвәскәр балыкчылар катнашты. Аларны иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, уңышлар теләде. 

Бәйге быел да бик җанлы һәм кызыклы үтте, күңелле мизгелләргә бай булды. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. “Иң яшь балыкчы” номинациясендә җиңүче дип биш яшьлек Рияз Әхмәдуллин танылды. “Иң өлкән балыкчы” номинациясендә җиңү 78 яшьлек Салихҗан Рәхимҗановка елмайды. Иң кечкенә – 4 сантиметрлы балыкны – Раян Әхмәтбаев, ә иң зур – 28 сантиметр озынлыктагы балыкны Николая Такарликов тоткан булып чыкты. Ир-атлар арасында иң күп балык тотучы дип – Ислам Шәймөхәммәтов танылса, хатын-кызлар арасында – Роза Фатыйхова. 

Аларга оештыручыларның дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Бәйрәм барышында остаханәләр эшләде, ГТО мәйданчыгы куелды,спорт ярышлары үткәрелде, тамашачыларга матур концерт номерлары тәкъдим ителде. Ә балыкчылар иң соңыннан тәмле уха белән дә сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев